Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы авылларында быел янгын сүндерүдә файдалану өчен 22 гидрант ясалган

Быел район авылларында янгын сүндерүчеләр файдалансын өчен 22 гидрант (су чыганагына тоташтыручы җайланма) ясалган. Янгын сүндерү өчен файдаланырга авылларда 222 су чыганагы бар. Шуларның 124 е - су башнялары, 38 е - су тутырылган зур мичкәләр (аларның күбесе мәктәпләр территориясендә). Калганнары җир асты коелары, табигый сулыклар. Күптән түгел Салман балалар...

Быел район авылларында янгын сүндерүчеләр файдалансын өчен 22 гидрант (су чыганагына тоташтыручы җайланма) ясалган.

Янгын сүндерү өчен файдаланырга авылларда 222 су чыганагы бар. Шуларның 124 е - су башнялары, 38 е - су тутырылган зур мичкәләр (аларның күбесе мәктәпләр территориясендә). Калганнары җир асты коелары, табигый сулыклар.

Күптән түгел Салман балалар сыендыру йортында янгын сүндерүчеләр өйрәнүе үткәрелде. Өйрәнү барышында кайбер җитешсезлекләр дә ачыкланган. Әйтик, бу учреждениенең су мичкәсенә янгын сүндерү җиңсәсе сыймый. Шундый ук җитешсезлек кайбер мәктәпләрдә дә бар.

Аларны кичекмәстән төзәтү зарур.

Гидрант куелган урыннарда ПГ дигән билге урнаштырылырга тиеш. Бу җәһәттән Иске Кората, Чуаш Борнае авыл җирлекләре үрнәк итеп куярлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев