Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин: Әлкилеләр иң лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирәсенә ышанам

Иртәнге 10 нчы яртыда балалар иҗат йортында урнашкан 717 нче Базарлы Матак сайлау участогында район башлыгы Александр Никошин тавыш бирде. Сайлауга ул хатыны Людмила Михайловна белән килде. Александр Федорович сайлаучылар белән аралашты, сайлау комиссиясе әгъзаларыннан тавыш бирүнең ничек баруы белән кызыксынды. Участок сайлау комиссиясе рәисе Лилия Дормидонтова сайлаучыларның аеруча актив...

Иртәнге 10 нчы яртыда балалар иҗат йортында урнашкан 717 нче Базарлы Матак сайлау участогында район башлыгы Александр Никошин тавыш бирде. Сайлауга ул хатыны Людмила Михайловна белән килде.

Александр Федорович сайлаучылар белән аралашты, сайлау комиссиясе әгъзаларыннан тавыш бирүнең ничек баруы белән кызыксынды. Участок сайлау комиссиясе рәисе Лилия Дормидонтова сайлаучыларның аеруча актив булуын әйтте. Кешеләр сайлау участогы ачылганчы ук килә башладылар, ди ул. Иртәнге сәгать 9 га биредә инде исемлектәге сайлаучыларның 25 проценты тавыш биреп өлгергән. Хәтта чиратлар да хасил булган. Никошиннарга да бюллетеньнәрне алу өчен күпмедер вакыт көтеп торырга туры килде.

-Бу бик әйбәт. Кешеләрнең активлыгы нигезле дә,-ди район башлыгы. -Сайлау оешкан төстә һәм күп халык катнашында узсын өчен без зур әзерлек эше алып бардык. Районда бит бүген барлык социаль программалар, билгеләнгән бурчылар уңышлы үтәлә. Сайлаулар алдыннан һәрбер авыл җирлегендә халык җыеннары үткәрдек. Әлеге очрашуларда кешеләр үзләренең теләкләрен, тәкъдимнәрен әйттеләр. Күренеп тора, авыл халкы дәүләтебезнең бүгенге сәясәтен хуплый, властька ышаныч белдерә. Районыбызда сайлау тыныч, имин үтәр, әлкилеләр иң лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирерләр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев