Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы урак батырын бүләкләде

Бүген, 12 августта, район башлыгы Александр Никошин комбайнчылар ярышында алда килүче Рәниф Гатинга Рәхмәт хаты һәм 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды. "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көнчыгыш Әлки" филиалы механизаторы Рәниф Гатин урак башланганнан бирле 3653 тонна бөртек суктырды. Ул быел да район комбайнчылары ярышында лидер. Рәниф былтыр һәм аннан алдагы...

Бүген, 12 августта, район башлыгы Александр Никошин комбайнчылар ярышында алда килүче Рәниф Гатинга Рәхмәт хаты һәм 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды.

"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көнчыгыш Әлки" филиалы механизаторы Рәниф Гатин урак башланганнан бирле 3653 тонна бөртек суктырды. Ул быел да район комбайнчылары ярышында лидер.

Рәниф былтыр һәм аннан алдагы елда 5300әр тонна ашлык суктырып иң алдынгы комбайнчылар исемелегендә булды.

Рәниф Яңа Салман авылында тңуып үскән. Ул заманында һәрчак алдынгы булган комбайнчы Рауф Гатинның улы. Рәниф горурланып:

-Әтием дә, әнием дә авыл хуҗалыгында һәрчак макталып эшләделәр. Үзем исә 4 сыйныфтан соң инде әти янында комбайн тирәсендә бутала башладым. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач үземә ышанып комбайн тапшырдылар. Шул уракта 300 сум хезмәт хакы эшләп, "Минск" мотоциклы сатып алган шатлыгым хәзер дэ истә,-ди.

Рәнифнең улы Рәдис тә үзе янында 3 ел урып-җыю эшендә катнашкан. Хәзер инде улы институтта авыл хуҗалыгы белгече алып эшли башлаган.

-Быел уңыш бик әйбәт чыга. Эшләве дә күңелле. Җәй буе кырлар аша үткәндә, "шәп үсә игеннәр" дип шатлана идем. Эшләгән кешенең бәясен дә беләләр бездә. Минем район башлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры һәм Татарстан Президенты грамоталары бар иде. Менә бүген дә кырга килеп районыбыз башлыгы Александр Федорович бүләкләде. Күңел тагын да үсе китте,-ди Рәниф Гатин.

Рәниф хезмәттәшләре Илшат Сабипров, Мөнир Гатауллин, Ирек Зарипов, Илшат Гарифуллин Әхәт Шәрипов, Равил Гыйләҗев белән һәрчак ярдәмләшеп, аңлашып эшлиләр икән. Шундый игенчеләребез булганда үстерелгән уңыш та югалтуларсыз вакытында җыеп алыныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев