Әлки районы Базарлы Матак авылындагы “Каенкай” балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек Кәрим Нуруллин республика конкурсында Диплом алды
Базарлы Матакның "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек Кәрим Нуруллин "Тылсымлы куллар" журналы үткәргән "Кояшлы балачак" республика конкурсында катнашкан. Малай "Тылсымлы остаханә" номинациясендә Дипломга һәм бүләккә лаек булган. Конкурсны оештыручылар җиңүче малай һәм кызларны Казанга, Татарстан халыклары ассамблеясе йортына чакырганнар. Кәрим дә тәрбиячесе Гүзәл Насыйбуллина белән әлеге тантанада катнашкан.
Базарлы Матакның "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек Кәрим Нуруллин "Тылсымлы куллар" журналы үткәргән "Кояшлы балачак" республика конкурсында катнашкан.
Малай "Тылсымлы остаханә" номинациясендә Дипломга һәм бүләккә лаек булган. Конкурсны оештыручылар җиңүче малай һәм кызларны Казанга, Татарстан халыклары ассамблеясе йортына чакырганнар. Кәрим дә тәрбиячесе Гүзәл Насыйбуллина белән әлеге тантанада катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев