Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы газетасы укучылар арасында “Бер гаилә тарихы” бәйгесе игълан итә

Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабызда әнә шундый исемдәге конкурс игълан итәбез. Атамасыннан аңлашылганча, ул гаиләләр турында булачак. Гаилә кеше өчен - изге төшенчә. Гаилә ул - безнең иң кадерле, иң якын кешеләребез дигән сүз. Нәкъ менә гаиләдә безне бөтен кимчелекләребез, җитешсезлекләребез белән яраталар, көтәләр. Биредә без җаныбызга да, тәнебезгә дә ял алабыз,...

Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабызда әнә шундый исемдәге конкурс игълан итәбез. Атамасыннан аңлашылганча, ул гаиләләр турында булачак.

Гаилә кеше өчен - изге төшенчә. Гаилә ул - безнең иң кадерле, иң якын кешеләребез дигән сүз. Нәкъ менә гаиләдә безне бөтен кимчелекләребез, җитешсезлекләребез белән яраталар, көтәләр. Биредә без җаныбызга да, тәнебезгә дә ял алабыз, җылы, яклау, аңлау табабыз. Кешенең шәхес буларак формалашуы да бит гаиләдән башлана. Әйбәт гаилә - җәмгыятебезнең күрке, байлыгы, таянычы.

Ә һәр гаилә - үзе бер дәүләт. Аның үз чишмә башы, тарихы бар. Алга таба иң якын кешеләргә әйләнәсе икәүнең танышуы да еш кына уйламаган-көтмәгәндә, кызыклы, могҗизалы була. Әйдәгез, үзегезнең я булмаса әти-әниегезнең, туганнарыгыз я танышларыгызның, хезмәттәшләрегезнең танышу-кавышу тарихы турында безгә язып җибәрегез әле. Гаилә тормышындагы кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар хакында әйтсәгез тагын да әйбәт. Иң матур һәм кызыклы язма авторлары арасыннан җиңүчеләр билгеләнәчәк. Һәр бәйгедәгечә, бу юлы да җиңүчеләргә әйбәт, кирәкле, файдалы бүләкләр әзерлибез. Алар хакында бераз соңрак хәбәр итәрбез.

Тагын шунысы: язмалар белән бергә үзегез тасвирлаган гаиләләрнең төрле чордагы фотоларын да юлласагыз иде. Аларны кире кайтарачакбыз. Хатлар һәм фотоларны редакциягә китерергә яисә alkred1604@mail.ru адресы буенча электрон почтабызга җибәрергә була.

Бәйгегә Яңа ел бәйрәме алдыннан йомгак ясалачак.Сездән язмалар һәм фотолар көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев