Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Иске Матак җирлегендә яшәүчеләрнең салым бурычлары 660 мең сум

Иске Матак җирлегендә яшәүчеләрнең 2015 ел өчен милек салымнары 660 мең сум тирәсе. Бурычның 125 мең сумын почта аша түләгән халык, тагын бер өлеше интернет аша капланган. Иң күп салымны транспорт чаралары булган кешеләр түләргә тиеш, аларның гомуми бурычы 440 мең сум тәшкил итә. Биредәге җирлекне арендага алган инвесторның ("Хузангай"...

Иске Матак җирлегендә яшәүчеләрнең 2015 ел өчен милек салымнары 660 мең сум тирәсе.

Бурычның 125 мең сумын почта аша түләгән халык, тагын бер өлеше интернет аша капланган. Иң күп салымны транспорт чаралары булган кешеләр түләргә тиеш, аларның гомуми бурычы 440 мең сум тәшкил итә. Биредәге җирлекне арендага алган инвесторның ("Хузангай" җәмгыяте) салымнар буенча булган 96 мең сумлык бурычының да 20 мең сумы гына түләнгән әле.

Җирлек советы хезмәткәрләре һәм депутатлары, йорттан-йортка кереп, аңлату эшләре алып баралар. Салым түләү өчен быел вакыт аз бирелә: 1 декабрьгә кадәр моны эшләп өлгерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев