Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният йорты үзешчәннәре тирә-күрше район һәм шәһәрләрдә концертлар куеп йөри

Бу көздә район мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы башка районнарда да концертлар куеп йөри. Октябрь урталарында Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында зур концерт күрсәткәннәр. Ничек анда барырга уйлаганнар дисәң, шул авылның мамык шәл сатып йөрүче абый-апалары, мәдәният йортында репетицияләрен күреп, бик тә Күгәрченгә килүләрен сораганнар икән. Клуб тулы халык җыелган,...

Бу көздә район мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы башка районнарда да концертлар куеп йөри.

Октябрь урталарында Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында зур концерт күрсәткәннәр. Ничек анда барырга уйлаганнар дисәң, шул авылның мамык шәл сатып йөрүче абый-апалары, мәдәният йортында репетицияләрен күреп, бик тә Күгәрченгә килүләрен сораганнар икән. Клуб тулы халык җыелган, безнекеләрнең чыгышларын бик тә ошатып калганнар.

Ә үткән атнада үзешчәннәребез күрше Спас районының Чәчәкле авылында "Көзге моңнар" дигән программа белән чыгыш ясаган. Декабрь аенда исә, Ульян өлкәсе Димитровград шәһәренең татар иҗтимагый җәмгыяте чакыруы буенча, әлеге шәһәргә концерт белән барырга җыеналар.

Күршеләргә шулай концертлар белән йөрү, бер яктан, мәдәни элемтәләрне ныгытса, икенче яктан, мәдәният хезмәткәрләренә бюджеттан тыш средстволарын тулыландырырга мөмкинлек бирә. Концертлардан кергән акчага сәхнә костюмнары сатып алалар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев