Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде – Бөек Ватак сугышы ветераны, район газетасының элекке редакторы Бари Илал улы Гыйльмиев вафат булды

Районыбыз җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Әлки төбәгенең абруйлы шәхесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, район газетасының элекке редакторы Бари Илал улы Гыйльмиев 25 октябрьдә 92нче яшендә вафат булды. Бари Илалович үз принципларына тугры, туры сүзле, бәйсез һәм горур холыклы, югары эрудицияле һәм талантлы, гаҗәеп эшчән һәм булдыклы кеше иде. Ул 1925...

Районыбыз җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Әлки төбәгенең абруйлы шәхесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, район газетасының элекке редакторы Бари Илал улы Гыйльмиев 25 октябрьдә 92нче яшендә вафат булды.

Бари Илалович үз принципларына тугры, туры сүзле, бәйсез һәм горур холыклы, югары эрудицияле һәм талантлы, гаҗәеп эшчән һәм булдыклы кеше иде.

Ул 1925 елның 25 мартында Югары Әлки авылында дөньяга килә. Кечкенәдән бик зиһенле, тапкыр, үзен беркемгә дә рәнҗетергә бирми, башкаларны да яклый торган куркусыз малай була. Югары Әлкидә өч сыйныфны тәмамлагач, Казанда яшәүче туганнарында торып бер ел шәһәрдә укый ул. Шунда русча иркен сөйләшергә өйрәнә, рус һәм чит ил язучылары әсәрләрен "су кебек эчә". Түбән Әлки мәктәбенең җиде сыйныфыннан соң Бари Спасск шәһәре педучилищесына укырга керә. Әмма шул елны уку өчен түләү кертәләр һәм үсмер бер курстан соң училищедан китәргә була.

16 яшьлек малай Киров шәһәренә апалары янына китәргә тәвәккәлли. Бер атна пароходта барып, шәһәргә килеп төшүгә "Сугыш башланды!" дигән хәбәр тарала. 1941 елның 22 июне була бу. Биредә берничә ай эшләгәч, Бари мең нужа белән туган ягына кире кайта.

1943 елның 11 гыйнварында 18 яше дә тулмаган клеш аны армиягә алалар. Маньчжуриядә илнең көнчыгыш чикләрен саклап хезмәт итә ул. Дошман әледән-әле һөҗүм итә, һаман бәрелешләр булып тора. Байтак сугышчан дусларын югалта Бари анда.

Чиксез далалар, сопкалар иле Маньчжуриядә ике елдан артык хезмәт итә Бари ага. Пулеметчы, снайпер була, сугышчан кораллар белән оста эш итәргә өйрәнә. Бәхеткә, язмый аны айый, сугышлардан ул яраларсыз чыга.

Фашистлар Германиясе өстеннән Җиңү яулангач, Бари Гыйльмиевны Иркутскидагы авиамеханиклар әзерләү буенча хәрби авиамәктәпкә җибәрәләр. Авиамәктәпне уңышлы тәмамлый, фашистлар "оча торган танк", "кара үлем" дип йөрткән Л-2, Л-5, Л-10 штурмовикларын биш бармагыдай белә ул. Әзер белгечне Румыниягә җибәрәләр. Монда ул бөтенләй бүтән, ике моторлы Америка самолетлары "Бостон"нар белән эшли. 1948 елдан өлкән механик Бари Гыйльмиев Кавказда хезмәт итә, бик күп хәрби очышларда катнаша,яшәү белән үлем арасында калган чаклары да була.

1950 елда ул демобилизацияләнә. Казандагы берничә предприятиегә эшкә чакырып торсалар да, туган ягында калырга була. ВЛКСМ өлкә комитеты тәкъдиме белән аны кломсомолның район комитетына оештыру бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Авыллардан кайтып кермичә, ялкынланып эшли егет. Аннан КПСС райкомында инструктор, район газетасында җаваплы секретарь, редактор, "Актай" совхозында эшчеләр комитеты рәисе, партия оешмасы секретаре, кабат редактор, аннан район кулланучылар җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе вазыйфалары... Кайда гына эшләсә дә, Бари ага эленке-салынкылыкны белми, үзе дә алсыз-ялсыз хезмәт итә, бүтәннәрдән дә шуны таләп итә. "Кырыс холыклы" диләр аның турында. Әйе, холкы корырак, әмма гадел була.

-Миңа югары уку йортлары тәмамларга туры килмәде,-дигән иде яшьлеген сугыш өтәләгән Бари Илалович.-Максим Горький әйткәнчә, минем дә университетларым тормыш үзе булды. Зоотехник та булдым мин, агроном, ветеринар белемнәрен һәм күнекмәләрен дә үзләштердем. Шулай да минем төп профессиям - журналист. Бу эшне мин аеруча яратып һәм бирелеп башкардым.

Район газетасында барысы 16 ел хезмәт куя ул, шуның 15 елы - редактор вазыйфасында. Бу чорда газета ялкауларны һәм намуссызларны, ялагайларны, күз буяучыларны кызганусыз тәнкыйть утына ала, райондагы күп тискәре күренешләрне фаш итә.

-Кемнең кем булуына карамастан, дөреслекне бәян итүне үземнең намус эшем санадым. Югары пост биләүчеләргә беркайчан баш имәдем,- дия иде өлкән остазыбыз.

Байтак кешене утлы табага бастыра, шул ук вакытта бик күпләргә ярдәм итә, кешеләрнең ихлас рәхмәтен дә ишетә Бари ага.

Ул гомер буе шундый башбирмәс холыклы, принципиаль булып калды. Шул ук вакытта нечкә күңелле, шигри җанлы, кешеләргә карата игътибарлы, ярдәмчел, һәерхаһлы иде. Гомергә физик хезмәтне яратты, терлек-туар асрады. Ул искитмәле матур бакча үстергән кеше. Берүзе кар базы казысынмы, мунча, абзар бурасынмы, койма тотсынмы... Йортында 12 метр тирәнлектә кое казып, бөтен тирә-юнь халкын суга кинәндерә ул. Балыкка йөрергә, гөмбә җыярга ярата иде.

Физик хезмәт белән шөгыльләнү, табигатьтә булу күңелемә тынычлык, ял бирә, дия иде. Авырлыкларны, ачы хәсрәтләрне күп кичерде шул. Гомер юлдашы Наилә апа белән 62 ел бер җан булып яшәп, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Имән баганасыдай ике уллары гомер уртасына да җитми үлеп китте. Шул күтәргесез кайгыларны да алар сынмый-сыгылмый кичерә белделәр.

Наилә апа нәкъ ике ел элек 25 октябрьдә бакыйлыкка күчкән иде. Инде Бари ага арабыздан мәңгелеккә китте. Аралашырга, гамьле әңгәмәләр корырга үзе булмаса да, Бари Илаловичның якты хәтирәсе һәрчак күңелләребездә сакланыр. Озын, катлаулы һәм матур тормыш юлы үткән ветеран каләмдәшебезнең акыллы сүзләрен, гыйбрәтле нәсихәтләрен беркайчан онытмабыз.

Бари ага Гыйльмиевның үлеме сәбәпле кайгы кичерәбез, мәрхүмнең балаларының, оныкларының, туганнарының хәсрәтен ихластан уртаклашабыз. Урының оҗмахта булсын, Бари ага.

"Әлки хәбәрләре" редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев