Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ОБЖ укытучысы Рәфәс Билалов һәм аның укучылары “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе җиңүчеләре булдылар

Түбән Әлки урта мәктәбенең тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге (ОБЖ) укытучысы Рәфәс Билалов республикада әлеге фәнне иң яхшы белүче дип танылды. Рәфәс Билалов үткән атнада Яр Чаллы шәһәрендә узган "Хәвефсез тәгәрмәч" республика бәйгесендә 58 конкурсант арасында беренче урынны яулады. Аның җитәкчелегендәге мәктәп командасы әлеге бәйгедә "ОБЖ станциясе" конкурсы призеры булды. Команда әгъзалары...

Түбән Әлки урта мәктәбенең тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге (ОБЖ) укытучысы Рәфәс Билалов республикада әлеге фәнне иң яхшы белүче дип танылды.

Рәфәс Билалов үткән атнада Яр Чаллы шәһәрендә узган "Хәвефсез тәгәрмәч" республика бәйгесендә 58 конкурсант арасында беренче урынны яулады. Аның җитәкчелегендәге мәктәп командасы әлеге бәйгедә "ОБЖ станциясе" конкурсы призеры булды. Команда әгъзалары Рәзил Галиуллин, Илназ Хәмитов, Динара Лотфуллина, Алсу Билалова тормыш хәвефсезлеге кагыйдәләрен "бишле"гә белүләрен күрсәттеләр. Алар дипломнар, цифрлы фотоаппаратлар белән бүләкләнделәр. Әйтергә кирәк, Түбән Әлки мәктәбе командасының "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесендә бу беренче генә җиңүләре түгел инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев