Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы остакуллары Казанга күргәзмәгә җыена

Балаларның техник иҗатын үстерү буенча республика фестивалендә безнең районнан 74 укучы һәм аларның остазлары катнашачак. Аларның беренче төркеме алдан барып, укучылар уйлап тапкан һәм ясаган кул эшләнмәләреннән, төрле механизмнардан күргәзмә ясаячак. Фестиваль 6 юнәлештә узачак һәм аларның барысында да безнең оста кулларыбыз үз эшләре белән катнаша. Әйтик, Югары Әлморза мәктәбе...

Балаларның техник иҗатын үстерү буенча республика фестивалендә безнең районнан 74 укучы һәм аларның остазлары катнашачак.

Аларның беренче төркеме алдан барып, укучылар уйлап тапкан һәм ясаган кул эшләнмәләреннән, төрле механизмнардан күргәзмә ясаячак.

Фестиваль 6 юнәлештә узачак һәм аларның барысында да безнең оста кулларыбыз үз эшләре белән катнаша. Әйтик, Югары Әлморза мәктәбе бәрәңге сабагын җыю һәм җир өрдерү машиналарын алып бара. Иске Чаллы мәктәбе укучылары төрле модельләр, балалар иҗаты йорты агачтан эшләнгән әйберләр тәкъдим итә. Укучыларыбызның башка эшләре дә кызыклы, шуңа күрә республика фестивале безнекеләр өчен уңышлы булыр дигән өмет зурдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев