Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: шәхси сектордан быел 126 миллион сумлык сөт хәзерләнгән

Райондагы сөт кабул итү пунктларының икесендә дә бәяләр тигезләште: "Молпром" һәм "ШЭ Шәйхетдинов" сөтнең һәр килограммы өчен 22 сумнан исәп-хисап ясый. Соңгы ункөнлектә шәхси хуҗалыклардан 194 тонна сөт җыеп алынган һәм моның өчен 4 миллион 285 мең сум акча түләнгән. Беренче урыннарда - Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Иске Алпар җирлекләре....

Райондагы сөт кабул итү пунктларының икесендә дә бәяләр тигезләште: "Молпром" һәм "ШЭ Шәйхетдинов" сөтнең һәр килограммы өчен 22 сумнан исәп-хисап ясый.

Соңгы ункөнлектә шәхси хуҗалыклардан 194 тонна сөт җыеп алынган һәм моның өчен 4 миллион 285 мең сум акча түләнгән. Беренче урыннарда - Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Иске Алпар җирлекләре. Биредә соңгы декадада 15-16 тонна сөт җыелган. Димәк, сыер хуҗаларына 330-340 мең сум акча таратылачак.

Сөткә бәянең болай югары булганы юк иде әле, диләр авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. Димәк, мөмкинлектән файдаланып, акча эшләп алырга да була сыер тотучыларга. Шәхси хуҗалыкларда бүген 2767 сыер асралып, шуның 2116 сы сөт бирә икән. Сөт сатып акча эшләп булганны аңлый башлаган халык: районда мини-фермалар саны (8 башка кадәр сыер асраучылар) 30 дан артып китте. Ә 10 айда сөт тапшыручы әлкилеләр бергәләп 126 миллион сум акча эшләп алганнар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев