Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы суды 26 яшьлек Александр Бравковны хәрби хезмәткә барудан баш тартуда гаепле дип тапты

Әлки район суды 26 яшьлек Александр Бравковка карата җинаять эшен карауны төгәлләде. Егет РФ Җинаятьләр Җыелмасының 328 маддәсе 1 бүлеге буенча - хәрби хезмәттән азат итү өчен законлы нигез булмаган килеш, хезмәткә чакырылудан тайчанган өчен хөкем ителде. Район прокуратурасы әлеге җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Тикшерү барышында ачыкланганча, Александр...

Әлки район суды 26 яшьлек Александр Бравковка карата җинаять эшен карауны төгәлләде. Егет РФ Җинаятьләр Җыелмасының 328 маддәсе 1 бүлеге буенча - хәрби хезмәттән азат итү өчен законлы нигез булмаган килеш, хезмәткә чакырылудан тайчанган өчен хөкем ителде.

Район прокуратурасы әлеге җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Александр Бравков чакырылыш һәм медицина комиссиясен узган. Алар нәтиҗәсе буенча ул хәрби хезмәткә яраклы дип табылган. Әмма егет, хәрби хезмәткә чакыруны кичектерүгә яисә аннан азат ителүгә хокукы булмаса да, район хәрби комиссариат бүлегендә Россия Кораллы Көчләренә җибәрү өчен повестка алудан баш тарта.

Шуны искәртик, прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча бу җинаять эше 2015 елның 26 августында ук кузгатылган һәм шул елның сентябрендә судка юлланган иде.

Тикшерү барышында һәм судта Бравков үзенең гаебен танымады, аның мәнфәгатьләрен берьюлы ике адвокат яклады.

Җинаять эше судта елдан артык каралды. Егетне яклаучылар аның гаебен кире кагучы дәлилләр китерә тордылар, өстәмә суд экспертизалары үткәрттеләр.

Быелның ноябрь азагында район суды карары белән Александр Бравков РФ Җинаятьләр Җыелмасының 328 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды, һәм аңа 20 мең сум күләмендә штраф салынды.

Вадим Серобаба,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев