Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы судында наркотик матдәне законсыз саклаган өчен 43 яшьлек ир-ат хөкем ителде

Быел 23 августта оператив-тикшерү эшләре барышында полиция хезмәткәрләре Базарлы Матакта яшәүче 43 яшьлек Сергей Шубин өеннән наркотик матдә - мәк саламы табып алдылар. Тикшерү барышында ачыкланганча, Сергей Шубин июль аенда мәк үсентесенең "җимеш кувшинын" сабаклары белән бергә үз бакчасыннан җыеп кергән. Ул аларны картон капка салып киптергән һәм барлыкка килгән...

Быел 23 августта оператив-тикшерү эшләре барышында полиция хезмәткәрләре Базарлы Матакта яшәүче 43 яшьлек Сергей Шубин өеннән наркотик матдә - мәк саламы табып алдылар.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Сергей Шубин июль аенда мәк үсентесенең "җимеш кувшинын" сабаклары белән бергә үз бакчасыннан җыеп кергән. Ул аларны картон капка салып киптергән һәм барлыкка килгән матдәне өендәге шкаф тартмасында саклаган. Ир моны сату өчен түгел, үзенә кулланырга дип әзерләвен әйтә.

Эксперт билгеләмәсе нигезендә, "мәк саламы"ның наркотик матдә булуы ачыкланды. Киптергәннән соң аның авырлыгы 352,5 грамм тәшкил итте. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елда кабул ителгән карары буенча, бу шактый зур күләмдәге наркотик булып санала. Аны Сергей Шубин өендә законсыз саклаган.

Шубинга карата җинаять эше кузгатылды. Ул суд каршына басты. Әлки район суды Сергей Шубинны РФ Җинаятьләр Җыелмасының 228 маддәсе 1 бүлеге буенча - шактый зур күләмдәге наркотик матдәләрне һәм составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз алу һәм саклауда - гаепле дип тапты. Җинаятьченең үз гаебен тулысынча тануын, кылганына үкенүен, балигъ булмаган биш баласы булуын исәпкә алып, суд С.Шубинны җәмгыятьтән изоляцияләмичә дә төзәлергә мөмкин дип тапты. Аңа 200 сәгать мәҗбүри эшләр җәзасы бирелде.

Вадим Серобаба,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев