Әлки районы укучылары халыкара олимпиадада җиңделәр
Татар теле буенча халыкара олимпиадада катнашып, районыбыз укучылары алдынгы урыннар яуладылар. Базарлы Матак урта мәктәбеннән Миләүшә Галләмова сигезенче сыйныф укучылары арасында беренче урын алды. Аны бәйгегә Вилә Хафизова әзерләде. Чуаш Кичүе урта мәктәбе укучысы Энҗе Хисмәтуллина (укытучысы Рамилә Исхакова) исә 9 нчылар арасында өченче нәтиҗә күрсәтте. Быел дүртенче тапкыр үткәрелгән...
Татар теле буенча халыкара олимпиадада катнашып, районыбыз укучылары алдынгы урыннар яуладылар.
Базарлы Матак урта мәктәбеннән Миләүшә Галләмова сигезенче сыйныф укучылары арасында беренче урын алды. Аны бәйгегә Вилә Хафизова әзерләде. Чуаш Кичүе урта мәктәбе укучысы Энҗе Хисмәтуллина (укытучысы Рамилә Исхакова) исә 9 нчылар арасында өченче нәтиҗә күрсәтте. Быел дүртенче тапкыр үткәрелгән әлеге олимпиадада Россиянең 39 субъектыннан һәм 12 чит илдән 12 мең мәктәп укучысы һәм югары һәм урта уку йортлары студентлары катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев