Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары “Яшь профессионаллар” ачык төбәк чемпионатында катнаштылар

Казан гына түгел, бөтен республика бездә үтәчәк яшь эшчеләр дөнья чемпионатына әзерләнә. Шундый дәрәҗәле ярышларны кабул иткәч, аларда үзебезне, ягъни яшь эшчеләребезнең һөнәри осталыгын лаеклы күрсәтергә тиеш бит инде. Менә шушы чемпионатка әзерлек йөзеннән узган атна ахырында башкалабызда "Яшь профессионаллар" ачые төбәк чемпионаты уздырылды. Анда Базарлы Матак һәм Югары Әлморза...

Казан гына түгел, бөтен республика бездә үтәчәк яшь эшчеләр дөнья чемпионатына әзерләнә. Шундый дәрәҗәле ярышларны кабул иткәч, аларда үзебезне, ягъни яшь эшчеләребезнең һөнәри осталыгын лаеклы күрсәтергә тиеш бит инде. Менә шушы чемпионатка әзерлек йөзеннән узган атна ахырында башкалабызда "Яшь профессионаллар" ачые төбәк чемпионаты уздырылды. Анда Базарлы Матак һәм Югары Әлморза мәктәпләреннән укытучылары белән ике укучыбыз катнашты.

Югары Әлморзада технология (хезмәт) дәресләрен үз эшенең фонаты, балалар өчен җанын бирергә әзер Марс Нурулла улы Нутфуллин алып бара. Дәресләрендә генә түгел, оста куллар түгәрәгендә дә, гомумән, бөтен буш вакытында ул балаларны эшкә, үз куллары белән нәрсәдер ясарга өйрәтә. Марс Нуруллович янында малайлар гына түгел, кызлар да мәш килә. Укыту программасы таләп иткәнне дә, күңелләре кушканны да эшли, ясый алар.

Казан чемпионатына бу мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Алмаз Сафиуллинны алып барган остаз. Чемпионат таләпләре буенча егет "Мин-оста" конкурсының агач эшкәртү өлешендә катнашкан. Башта конкурсантлар компьютерда 3D программасы ярдәмендә сызымнар сызып күрсәткән. Аннары Алмаз мәктәп остаханәсендә "дөньяга килгән" бәрәңге сабакларын җыеп алучы машиналарын (проект, видео) күрсәтеп яклаган. Соңыннан "Корвет-71" дигән становтк агачтан кырып берничә әйбер дә ясап күрсәткән. Бу станок белән алдагы көндә генә танышса да, егетебез биремнәрне үтәп, конкурсның финалисты булуга ирешкән.

-Безне алда тагын да зуррак ярышлар көтә - 19-20 апрельдә "ХХI гасыр кулибиннары" дигән чемпионатка җыенабыз. Анда үзебез ясаган берьюлы һава да өрдерә, кирәк чакта кар да чистарта "белә" торган машинабызны күрсәтәчәкбез. Әйе, без ясаган җайланмалар гади, заводныкы кебек камил дә түгел. Әмма алар эшли. Шунысы да кыйммәтле: без аларны кул астында булган детальләрдән җыябыз. Әйтик, тимерче алачыгында кулланырлык һава өрдерүче машинабызда иске "Запорожец" кондиционерын кулландык,-ди Марс Нуруллович.

Икенче конкурсантыбыз - Базарлы Матак мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Идиатуллина Энҗе. Ул - шулай ук бөтен гомерен балаларга багышлаган, 1993 елдан бирле мәктәптә эшләүче тәҗрибәле педагог Фәүзия Самат кызы Гарипованың укучысы.

-Энҗенең кулы эшкә ятып тора, бик уңган, сәләтле кыз,-ди ул. Энҗе конкурсның беренче турында тест сорауларына җавап биреп, икенче турда манжетлы җиң тегеп күрсәткән. Матур итеп, җиренә җиткереп башкарып чыккан ул биремнәр. Аннары өйдән тегеп килгән мәктәп алъяпкычын комиссия каршында яклаган, теккән башка әйберләрен күрсәткән. Ә соңыннан компьютер программасы ярдәмендә (ансыз кая инде хәзер!) итәк моделе ясап чыккан.

-Энҗебез 50 укучы арасыннан сайлап алынганнар белән финалга үтте. Әмма анда инде шәһәрнекеләр өстенрәк булып чыкты,-ди Фәүзия Саматовна. Һәм зарланып та ала: -Мәктәбебездә балаларны тегүгә өйрәтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Әле менә 17 тегү машинасы, обверлок (тукыма кырыен эшкәртә торган машина), башка җиһазлар алып кайттылар. Кызлар гына түгел, малайлар да бик теләп шөгыльләнәләр, араларында үзләренә кием тегә башлаган аеруча осталары бар. Әмма дәрес саны аз - сигезенчедә атнага нибары бер сәгать, 9-11 нчеләрдә бөтенләй юк технология дәресләре.

Шулайдыр, ләкин Энҗе дә, Алмаз да укытучыларының йөзенә кызыллык китермәгәннәр, республика ярышларыннан сертификат белән кайтканнар. Бераз остара төшкәч, җиңүләре дә булыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев