Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укытучылары грант ота

Районыбызның өч технология укытучысы "Укытучы-мастер" грантына ия булды. Болар Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Фәүзия Гарипова, Иске Матак мәктәбеннән Таисия Демидова, Яңа Салман мәктәбеннән Фирдания Шәрәфетдинова. Алар һәммәсе беренче категорияле мөгаллимнәр, бай тәҗрибәле белгечләр. Бу педагоглар укучыларны, башлыча кыз балаларны тегү-чигү кебек кул эшләренә, аш-су әзерләү осталыгына өйрәтәләр. Укучылары елның...

Районыбызның өч технология укытучысы "Укытучы-мастер" грантына ия булды.

Болар Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Фәүзия Гарипова, Иске Матак мәктәбеннән Таисия Демидова, Яңа Салман мәктәбеннән Фирдания Шәрәфетдинова. Алар һәммәсе беренче категорияле мөгаллимнәр, бай тәҗрибәле белгечләр. Бу педагоглар укучыларны, башлыча кыз балаларны тегү-чигү кебек кул эшләренә, аш-су әзерләү осталыгына өйрәтәләр. Укучылары елның елында технология буенча олимпиадаларда призлы урыннар алалар. Әлеге мәктәпләрдә технология кабинетлары заман таләпләренә туры китереп җиһазланган, тегү машиналары, савыт-саба һ.б. белән тәэмин ителгән.

Грант откан укытучылар бер ел дәвамында хезмәт хакына өстәмә түләү алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев