Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы урманнарында аюлар юк

Лаеш районы авыллары тирәсендә көрән аю йөри, җитди куркыныч янаганлыктан, халыкка сак булырга киңәш ителә, дигән хәбәр узган атнада күп матбугат чараларында күренде. Моннан алдарак Питрәч районында аю урмандагы умарта ояларын туздырган дип язганнар иде. Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген республикада 120 баш тирәсе...

Лаеш районы авыллары тирәсендә көрән аю йөри, җитди куркыныч янаганлыктан, халыкка сак булырга киңәш ителә, дигән хәбәр узган атнада күп матбугат чараларында күренде.

Моннан алдарак Питрәч районында аю урмандагы умарта ояларын туздырган дип язганнар иде. Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген республикада 120 баш тирәсе көрән аю бар икән. Ә безнең район урманнарында яшәмиме соң аю? Бу сорау белән әлеге идарәнең район бүлеге начальнигы Андрей Еруслановка мөрәҗәгать иттек. "Бездә дә, тирә-күрше районнарда да аюлар юк, -дип җавап бирде ул. -Бу көрән ерткычлар нигездә Каманың аргы ягындагы районнарда көн күрә. Биш еллап элек аучылар бездә дә аю эзләренә юлыкканнар иде. Ул узгынчы булган, күрәсең. Эзләреннән күренгәнчә, Яңа Әнҗерә, Яңа Сихтермә урманнары аша үтеп, Спас районы ягына чыгып киткән. Шуннан бирле бездә әлеге ерткычның күренгәне юк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев