Әлки районы үзәге Базарлы Матакта 4 ноябрьдә бәйрәм ярминкәсе була
4 ноябрьдә район үзәгендә Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә. Ярминкәдә хуҗалыклар, фермерлар бөртек, фураж, печән, салам, бәрәңге, ит белән сату итәчәк. Шәхси хуҗалыклар да үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итәр. Мәктәпләр шулай ук үзләре үстергән-җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, тозлаган-маринадлаган продукция, кош-корт итен сатуга алып чыгачак....
4 ноябрьдә район үзәгендә Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә.
Ярминкәдә хуҗалыклар, фермерлар бөртек, фураж, печән, салам, бәрәңге, ит белән сату итәчәк. Шәхси хуҗалыклар да үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итәр. Мәктәпләр шулай ук үзләре үстергән-җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, тозлаган-маринадлаган продукция, кош-корт итен сатуга алып чыгачак.
Бәйрәм ярминкәсенә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев