Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 40 яшьлек хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр

Узган җомгада Урта Биктимер авылында коточкыч җинаять кылына: күршеләренең яшелчә бакчасында 1976 елгы Светлана Стрелкованың мәете табыла. Беренче карашка ук хатынның үтерелгән булуы аңлашыла. Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 105 нче статьясы 1 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатыла. Ә 21 нче майда төнге беренче яртыда хокук сакчылары бу...

Узган җомгада Урта Биктимер авылында коточкыч җинаять кылына: күршеләренең яшелчә бакчасында 1976 елгы Светлана Стрелкованың мәете табыла.

Беренче карашка ук хатынның үтерелгән булуы аңлашыла. Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 105 нче статьясы 1 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатыла. Ә 21 нче майда төнге беренче яртыда хокук сакчылары бу җинаятьне кылуда шикле кеше Марат Хәмидуллинны тоткарлыйлар, анардан сорау алалар. 22 майда Әлки район суды тикшерү барган чорга аны сак астына алу турында карар кабул итә. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Җәләлов әйтүенчә, хәзерге вакытта җинаятьне дәлилләүче фактлар җыю буенча тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев