Әлки районында 4440 кешегә гриппка каршы прививка ясалган
Районда 3700 олы кеше һәм 740 бала гриппка каршы вакцинация үткән. Ә гомумән алганда быел районыбызда 7900 кешегә, шул исәптән 2050 балага прививка ясау бурычы тора. Табиблар әйтүенчә, шактый авыр һәм мәкерле, бигрәк тә өзлегүләре белән куркыныч гриппка иң ышанычлы киртә - вакцина ясату. Ә хәзер моның өчен иң кулай...
Районда 3700 олы кеше һәм 740 бала гриппка каршы вакцинация үткән.
Ә гомумән алганда быел районыбызда 7900 кешегә, шул исәптән 2050 балага прививка ясау бурычы тора. Табиблар әйтүенчә, шактый авыр һәм мәкерле, бигрәк тә өзлегүләре белән куркыныч гриппка иң ышанычлы киртә - вакцина ясату. Ә хәзер моның өчен иң кулай вакыт. Балаларга, 60 яшьтән узган өлкәннәргә, медицина, мәгариф, коммуналь тармак хезмәткәрләренә, йөкле хатыннарга, призывникларга гриппка каршы вакцинация бушлай үткәрелә. Прививка ясатырга теләгән кеше башта үзенең гомумпрактика табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Тиешле дип тапса, табиб вакцинация үтүгә юллама бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев