Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында алимент буенча бурычлы 10 кеше “права”ларыннан колак кагарга мөмкиннәр

Бу ел башында районда алимент түләмәүче 152 кеше исәпләнгән. Газиз балаларын ашату-киендерүгә өлеш чыгара алмаган яисә теләмәгән, алименттан качып йөргән "күке"ләр арасында хатын-кызлар да бар. Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, тугыз ай дәвамында әлеге әҗәтлеләрнең 47 сеннән мәҗбүри рәвештә балалары файдасына барысы 1 миллион 184 мең сум алимент...

Бу ел башында районда алимент түләмәүче 152 кеше исәпләнгән.

Газиз балаларын ашату-киендерүгә өлеш чыгара алмаган яисә теләмәгән, алименттан качып йөргән "күке"ләр арасында хатын-кызлар да бар. Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, тугыз ай дәвамында әлеге әҗәтлеләрнең 47 сеннән мәҗбүри рәвештә балалары файдасына барысы 1 миллион 184 мең сум алимент түләтелгән.

Мәгълүм булганча, хәзер озак вакыт алиментларын түләмәүчеләрне (злостные неплатильщики), шулай ук суд штрафлары (судебный штраф) буенча әҗәтләре 10 мең сумга җитүчеләрне машина йөртү таныкнамәләреннән мәхрүм итү тәртибе гамәлдә. Суд приставлары районда 10 алиментчының "права"сын алу хакындагы документларны ЮХИДИ идарәсенә юллаганнар инде. Димәк, әлеге бәндәләрнең машинада йөриселәре озак калмаган. Аларны теләсә кайда туктатып "права"ларын алырга мөмкиннәр. Алимент бурычларын түләп бетергәч кенә ул кире кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев