Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын ремонтлыйлар

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында ремонт бара. Район үзәгендә авыл советы өчен әлеге йорт 40 ел элек төзелгән булган. Аннан соң ул берничә тапкыр үзгәреш кичергән (газлаштыру, су кертү, тәрәзәләрне алыштыру белән бәйле). Ниһаять, быел бина капиталь ремонтланачак. Бу максатларда 1 миллион 283 мең сум бүлеп бирелгән. Төзүчеләр...

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында ремонт бара.

Район үзәгендә авыл советы өчен әлеге йорт 40 ел элек төзелгән булган. Аннан соң ул берничә тапкыр үзгәреш кичергән (газлаштыру, су кертү, тәрәзәләрне алыштыру белән бәйле). Ниһаять, быел бина капиталь ремонтланачак. Бу максатларда 1 миллион 283 мең сум бүлеп бирелгән. Төзүчеләр инде стеналарның бер өлешен гипсокартон белән тышларга, электрүткәргечләрне алыштырырга өлгергәннәр. Инде җылылык системасын алыштыруны һәм яңа ишекләр куюны күздә тоталар.

Ә Түбән Әлки авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын ремонтлау төгәлләнгән диярлек. Бу зур эшләр махсус республика программасы нигезендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев