Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында авыл җирлекләре рейтингында Иске Чаллы җирлеге алда бара

Быелның дүрт ае нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре рейтингында Иске Чаллы җирлеге лидер. Районда авыл җирлекләре башкарма комитетлары эшен анализлау ниятеннән быелның дүрт ае буенча рейтинг нәтиҗәләре бәян ителде. Рейтингны билгеләгәндә җирлектә халыктан сөт җыюны оештыру, терлекләрне ясалма орлыкландыру, кече һәм гаилә фермалары булдыру, салымнар һәм коммуналь түләүләрне җыюның торышы кебек...

Быелның дүрт ае нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре рейтингында Иске Чаллы җирлеге лидер.

Районда авыл җирлекләре башкарма комитетлары эшен анализлау ниятеннән быелның дүрт ае буенча рейтинг нәтиҗәләре бәян ителде. Рейтингны билгеләгәндә җирлектә халыктан сөт җыюны оештыру, терлекләрне ясалма орлыкландыру, кече һәм гаилә фермалары булдыру, салымнар һәм коммуналь түләүләрне җыюның торышы кебек эшләр исәпкә алына. Әлеге исемлектә, Иске Чаллыдан соң, Алпар, Ташбилге, Иске Камка, Карга авыл җирлекләре алда бара. Ә менә Югары Колчурино, Апак, Чуаш Борнае авыл җирлекләре җитәкчеләренә эшне оештыруда активлыкны арттырырга кирәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев