Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Айдар Игламов истәлегенә волейбол ярышлары үтте

Базарлы Матак мәктәбен медаль белән тәмамлап, Казан вузларының берсендә укучы Айдар Игламовның гомере юл һәлакәтендә фаҗигале төстә өзелде. Ачык күңелле, ярдәмчел егетне дуслары, туганнары бер дә онытмыйлар: ел саен аның истәлегенә "Алинә" спорт залында волейбол турниры үткәрелә. Быел мондый турнир 17 декабрьдә узды. Анда дүрт команда ярышты. Беренче урынны Алпар...

Базарлы Матак мәктәбен медаль белән тәмамлап, Казан вузларының берсендә укучы Айдар Игламовның гомере юл һәлакәтендә фаҗигале төстә өзелде.

Ачык күңелле, ярдәмчел егетне дуслары, туганнары бер дә онытмыйлар: ел саен аның истәлегенә "Алинә" спорт залында волейбол турниры үткәрелә. Быел мондый турнир 17 декабрьдә узды. Анда дүрт команда ярышты. Беренче урынны Алпар волейболчылары яулады. Икенче урында - "Айдар" командасы, аның составында якташыбызның студент дуслары уйнады.

Турнирга Айдарның әтисе Наил Игламов та чакырылган иде. Ул ярышларны оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев