Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген 420 укытучы тест тапшыра

Бүген, Татарстандагы барлык мөгаллимнәр белән бергә, Әлки укытучылары да имтихан, ягъни тест тапшыра. Шул рәвешле укытучыларның белемен тикшерү инде икенче ел рәттән үткәрелә. Узган ел база мәктәпләренең фән укытучылары арасында гына тест уздырылса, быел башлангыч сыйныфлар укытучылары да сынау тота. Республикада имтихан бирү буенча 61 пункт эшли. Районыбыз укытучылары Базарлы...

Бүген, Татарстандагы барлык мөгаллимнәр белән бергә, Әлки укытучылары да имтихан, ягъни тест тапшыра.

Шул рәвешле укытучыларның белемен тикшерү инде икенче ел рәттән үткәрелә. Узган ел база мәктәпләренең фән укытучылары арасында гына тест уздырылса, быел башлангыч сыйныфлар укытучылары да сынау тота.

Республикада имтихан бирү буенча 61 пункт эшли. Районыбыз укытучылары Базарлы Матак урта мәктәбе базасында тест тапшыра.

Дөрес, укытучыларның бу рәвешле белемен тикшерү белән риза булмаучылар да бар. Россия мәгариф министрына бу хакта шикаять юлларга җыеналар, дип тә яздылар.

Ә Татарстан Премьер-министры урынбасары -мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бу сынауның зарурлыгын раслап болай ди:

-Укытучыларның белем дәрәҗәсе төрлечә, әмма Татарстан мәгариф системасында бары тик профессионал педагоглар гына эшләргә тиеш. Чөнки балаларыбыз язмышы нәкъ менә аларга бәйле. Безнең бурыч - укучыларны чыгарылыш имтиханнарына әзерләү. Ә моның өчен укытучы үзе барлык сорауларга 100 баллга җавап бирергә тиеш. Үз фәне буенча тиешле белеме булмаган мөгаллим ничек баланы имтиханга әзерли алсын? Кайберәүләр моны укытучылар өчен стресс диләр. Әмма бит балалар ике мәҗбүри фән һәм үзләре сайлаган тагын бер предмет буенча БДИ тапшыралар.

Энгель Фәттахов әйткәнчә, югары квалификация категорияле укытучылар һәм бу уку елында беренче яисә югары квалификация категориясенә аттестация узучылар БДИ буенча тест узудан азат ителәләр.

Министр әйтүенчә, Татарстан тәҗрибәсен кулланып, быел яз Россиянең төрле төбәкләрендә математика, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен тикшерү буенча пилот сынаулары үткәрелгән.

Мәгариф һәм фән министрлыгы тест нәтиҗәләрен аерым фәннәр буенча гомумиләштереп кенә караячак, әлеге мәгълүматлар республиканың Мәгарифне үстерү институтына һәм районнардагы мәгариф идарәләренә юлланачак икән. "Бернинди эштән азат итүләр булмаячак. Бу дөрес түгел",-дигән министр.

Премьер-министр урынбасары әйтүенчә, зарурлык булса, ул үзе дә БДИ тапшырырга әзер икән. "Бернинди проблема юк. Бездә кайбер начальниклар да тест тапшыра. Кирәк булса, мин математика, физика буенча БДИ тапшыра алам",-дигән министр журналистларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев