Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында булган юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы майга туры килә

Татарстан Хөкүмәте йортыннан муниципаль районнар белән видеоконференц-элемтә режимында үткәрелгән республика киңәшмәсе юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләләренә багышланды. Әлеге киңәшмәдә юллар ремонтлауны сузган, асфальт юлларда җәяүлеләр кичүләрендә махсус билгеләр урнаштырылмаган районнар шелтәләнде. Бу җәһәттән безнең район уңай яктан телгә алынды. Аннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгдиев юл хәвефсезлеге буенча район...

Татарстан Хөкүмәте йортыннан муниципаль районнар белән видеоконференц-элемтә режимында үткәрелгән республика киңәшмәсе

юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләләренә багышланды. Әлеге киңәшмәдә юллар ремонтлауны сузган, асфальт юлларда җәяүлеләр кичүләрендә махсус билгеләр урнаштырылмаган районнар шелтәләнде. Бу җәһәттән безнең район уңай яктан телгә алынды.

Аннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгдиев юл хәвефсезлеге буенча район комиссиясе утырышын үткәрде. Анда ЮХИДИның район бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин быелның биш ае нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.

Биш айда районда алты юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Анда бер кеше һәлак булган, сигез кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Былтыр шул чорда биш авария теркәлгән булган.

Шул алты юл-транспорт вакыйгасының икесе җәяүлеләр гаебе белән килеп чыкса, өч авария исерек шоферлар намусында. Юл һәлакәтләренең барысы да язгы айларда булган. Гыйнвар һәм февральдә районда җитди аварияләр бөтенләй күзәтелмәгән. Ә менә майда өч юл-транспорты һәлакәте теркәлгән. Кеше үлеменә китергән фаҗига дә шул айда була.

Утырышта район үзәгендә автомобильләрне кую урыны ясау, машинасын теләсә кая калдырып китүчеләргә карата чаралар күрә башлау турында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев