Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “чернобыльчеләрне” хөрмәтләделәр

Районыбызда радиацияле аварияләрдән зыян күргән 14 кеше исәпләнә. Аларның 9 ы - "чернобыльчеләр", 1 се - "Маяк" берләшмәсендә булган авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Калганнары - Семипалатинск полигонында атом-төш коралын (ядерное оружие) сынау вакытында зыян күрүчеләр. Радиацияле һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә геройларча, үз-үзләрен аямый хезмәт итеп, кешелеккә янаган глобаль куркынычны чигендерүгә үз...

Районыбызда радиацияле аварияләрдән зыян күргән 14 кеше исәпләнә.

Аларның 9 ы - "чернобыльчеләр", 1 се - "Маяк" берләшмәсендә булган авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Калганнары - Семипалатинск полигонында атом-төш коралын (ядерное оружие) сынау вакытында зыян күрүчеләр. Радиацияле һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә геройларча, үз-үзләрен аямый хезмәт итеп, кешелеккә янаган глобаль куркынычны чигендерүгә үз өлешләрен керткән якташларыбызга без зур рәхмәтле һәм алар алдында бурычлы.

Кичә Радиацияле аварияләрдә һәм катастрофаларда һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелде, Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗигагә 30 ел тулды. Әлеге истәлекле һәм гыйбрәтле дата уңаеннан радиацияле аварияләрдән зыян күргән райондашларыбыз өчен район мәдәният йортында зур чара үткәрелде. Кунаклар хөрмәтенә үзешчән артистларыбыз концерт программасы күрсәттеләр. Аларга шулай ук Хәйруллин Хәйрия фонды бүләкләре таратылды. Аннан соң бәйрәм чәй өстәлләре янында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев