Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Дуслык көненә багышланган бәйрәм үтте

Халыкара Дуслык көне алдыннан Базарлы Матакның үзәк паркында кичке бәйрәм үткәрелә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова җыелган халыкны календарьдә бле генә барлыкка килгән бу бәйрәм белән котлап, әлеге датаның кешеләр генә түгел милләтләр һәм диннәр арасында да дуслык, тынычлык, үзара аңлашу мөһимлеген кабат искә төшерүен билгеләп үтте. Аннары...

Халыкара Дуслык көне алдыннан Базарлы Матакның үзәк паркында кичке бәйрәм үткәрелә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова җыелган халыкны календарьдә бле генә барлыкка килгән бу бәйрәм белән котлап, әлеге датаның кешеләр генә түгел милләтләр һәм диннәр арасында да дуслык, тынычлык, үзара аңлашу мөһимлеген кабат искә төшерүен билгеләп үтте.

Аннары район элемтә узелы хезмәткәрләре "Таттелеком" тәкъдим итә торган яңа хезмәтләр турында кызык итеп сөйләделәр, балалар өчен уеннар һәм конкурслар оештырдылар. Клоуннар Рөстәм һәм Телекоша сабыйларның күңелләрен күтәрделәр. ял итүчеләргә шашка һәм шахмат куелган өстәлләр, төсле акбурлар белән мальбертлар куелган иде. Хәтта олылар да бик теләп рәсем ясадылар. Ә балалар батутта сикереп рәхәтләнделәр, поп-корн һәм татлы мамык белән сыйландылар. Ачык һавада "Малиновкада туй" дигән барыбызда яраткан совет чоры киносын карау да бик күңелле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев