Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында елның беренче яртысында тугыз янгын булды, утта бер кеше үлде

Быелның алты аенда районыбызда 9 янгын булган, утта бер кешенең гомере өзелгән. Янгыннарның сигезе торак секторында чыккан. Аларның төп сәбәбе - йорт хуҗаларының янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәве. Аерым алганда, электр җиһазларын һәм электрүткәргечләрне файдаланганда, шулай ук мич якканда хәвефсезлек таләпләрен үтәмәү ут чыгуга китергән. Тәмәке тартканда саксызлык аркасында фаҗига чыгу...

Быелның алты аенда районыбызда 9 янгын булган, утта бер кешенең гомере өзелгән.

Янгыннарның сигезе торак секторында чыккан. Аларның төп сәбәбе - йорт хуҗаларының янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәве. Аерым алганда, электр җиһазларын һәм электрүткәргечләрне файдаланганда, шулай ук мич якканда хәвефсезлек таләпләрен үтәмәү ут чыгуга китергән. Тәмәке тартканда саксызлык аркасында фаҗига чыгу очраклары да бар. Май аенда нәкъ менә шул сәбәптән Яңа Баллыкүл авылында янгын чыга, һәм утта кеше һәлак була. Болар хакында районда янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов хәбәр итте. Янгыннар куркынычы саклану сәбәпле, әлкилеләр көнкүрештә хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәсеннәр иде, ди инспектор. Электр җиһазлары белән бик сак эш итәргә, аларның төзекләрен генә файдаланырга кирәк. Электр челтәренә берьюлы берничә куәтле энергия алучы җайланманы тоташтырырга ярамый. Электрүткәргечләрне юешләү, кадакка элү, алар өстенә обой ябыштыру бик куркыныч. Электр приборларын монтажлау һәм ремонтлауны бары тик белгечләр генә башкарырга тиеш.

Тәмәкене хәвефсез уранда гына тартырга кирәк. Салмыш хәлдәгеләрнең урын-җирдә тәмәке тартуы аеруча куркыныч. Балаларга бик игътибарлы булу, аларның ут белән уйнавына юл куймау зарур. Сабыйларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз, шырпыны алар ала алмаслык урында саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев