Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында эшмәкәрләрдән Пенсия фондына бурычларын мәҗбүри түләтәләр

Районда 176 хосусый эшмәкәрнең Пенсия фондына взнослар түләү буенча бурычлары бар. Бүген әлеге әҗәтләрнең тулаем суммасы 8346,91 мең сум тәшкил итә. 5 сентябрьдән районда эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү айлыгы башланды. Әлеге акциянең төп максаты - эш бирүчеләр һәм хосусый эшмәкәрләрдән пенсия иминияте взносларын мәҗбүри түләтү. Пенсия фонды хезмәткәрләре суд приставлары белән...

Районда 176 хосусый эшмәкәрнең Пенсия фондына взнослар түләү буенча бурычлары бар.

Бүген әлеге әҗәтләрнең тулаем суммасы 8346,91 мең сум тәшкил итә. 5 сентябрьдән районда эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү айлыгы башланды. Әлеге акциянең төп максаты - эш бирүчеләр һәм хосусый эшмәкәрләрдән пенсия иминияте взносларын мәҗбүри түләтү. Пенсия фонды хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә иминият взносы бурычларын түләтү буенча рейдлар үткәрәләр. Приставлар өеңә килмәсен дисең икән, кичекмәстән бурычыңны капларга кирәк. Моны теләсә кайсы кредит учреждениесендә башкарырга була. Взнослар түләү буенча сораулар туа икән, Пенсия фондының район идарәсенә (Базарлы Матак, Ленин ур., 4) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев