Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Фирдүс Тямаевның фанатлары күп

Район мәдәният йортында ике көн рәттән популяр җырчы Фирдүс Тямаев концертлары булды. Әлкидә Фирдүс Тямаевның фанатлары бихисап. Аның концертларын җыр сөючеләр җәйдән үк көтеп алдылар. Ике концертка да билетлар тамаша көненә күп алдан, бик тиз арада сатылып беткән. Тамашачылар белән шыгрым тулы зал ике кичтә дә көчле алкышлардан гөрләп торган....

Район мәдәният йортында ике көн рәттән популяр җырчы Фирдүс Тямаев концертлары булды.

Әлкидә Фирдүс Тямаевның фанатлары бихисап. Аның концертларын җыр сөючеләр җәйдән үк көтеп алдылар. Ике концертка да билетлар тамаша көненә күп алдан, бик тиз арада сатылып беткән. Тамашачылар белән шыгрым тулы зал ике кичтә дә көчле алкышлардан гөрләп торган. Концертка Базарлы Матактан гына түгел, районның бик күп авылларыннан, шулай ук күрше Спас районыннан да килгәннәр.

Әйе, бездә Фирдүс Тямаевның үзен дә, иҗатын да яраталар. Шуны да әйтергә кирәк: ут күршебез Нурлат районында яшәүче Тямаев берничә ел элек кыска гына вакыт булса да районыбыз мәдәният бүлеге җитәкчесе булып алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев