Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында граҗданнар оборонасы өйрәнүләре үткәрелә

29-30 июньдә районда гражданнар оборонасы өйрәнүләре узачак. Бу көннәрдә авылларда тавыш көчәйткечләр аша төрле командалар яңгырарга мөмкин. Әйтик, "Һавага химик матдә таратыла", "Халыкка ишекләрне, тәрәзәләрне ябып өйдә генә утырырга" яисә "Ир-атларга документларын алып авыл уртасына җыелырга" кебек әмерләр игълан ителүе ихтимал. Аларны яңгыратыр алдыннан һәм шуннан соң өч мәртәбә "өйрәнүләр"...

29-30 июньдә районда гражданнар оборонасы өйрәнүләре узачак.

Бу көннәрдә авылларда тавыш көчәйткечләр аша төрле командалар яңгырарга мөмкин. Әйтик, "Һавага химик матдә таратыла", "Халыкка ишекләрне, тәрәзәләрне ябып өйдә генә утырырга" яисә "Ир-атларга документларын алып авыл уртасына җыелырга" кебек әмерләр игълан ителүе ихтимал. Аларны яңгыратыр алдыннан һәм шуннан соң өч мәртәбә "өйрәнүләр" дип кабатлана. Шуңа халыкка әлеге әмерләрне үтәү зарур түгел. Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнүен дәвам итсен. Өйрәнүләр чынбарлыкка туры китереп оештырыла. Командалар шартлы рәвештә бирелә. Махсус республика комиссиясе районда гражданнар оборонасы эшчәнлегенең торышын бәяләячәк.

Мәгълүм булганча, гражданнар оборонасы - сугыш чыга калса, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп туганда халыкны һәм матди байлыкларны саклауга әзерлек чаралары системасы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев