Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшли башлады

3 октябрьдән район хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе үз эшен башлап җибәрде. Комиссия каравын 1989-1998 елларда туган 200 дән артык ир-егет узачак. Комиссия эшенең беренче көнендә 36, икенче көнендә 53 егет карау үткән. Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш барышында бездән 37 егет китәргә тиеш. Аларның 13 е Оренбургтагы Әлки районы шефлык...

3 октябрьдән район хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе үз эшен башлап җибәрде.

Комиссия каравын 1989-1998 елларда туган 200 дән артык ир-егет узачак. Комиссия эшенең беренче көнендә 36, икенче көнендә 53 егет карау үткән. Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш барышында бездән 37 егет китәргә тиеш. Аларның 13 е Оренбургтагы Әлки районы шефлык иткән хәрби частькә озатылыр дип көтелә. Көзге чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алынучыларның беренче төркемен әти-әниләре, дуслары 18 октябрьдә озатачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев