Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иң күркәм йорт һәм учреждение бинасы бәйгесенә ай саен нәтиҗә ясала

Иң матур йорт һәм бина, иң күркәм урам бәйгесенә җәен ай саен нәтиҗә ясалачак. Матур, чиста-пөхтә яшәү үзеңә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә күңелле. Йорт-җиреңне, оешма-учреждение тирәсен тәртиптә тоту, бакчаңа чәчәкләр утыртып үстерү әллә ни авыр хезмәт тә түгел. Ә бу күңелгә күпме шатлык бирә, тормышны ямьләндерә. Әнә шуны күздә тотып, районда...

Иң матур йорт һәм бина, иң күркәм урам бәйгесенә җәен ай саен нәтиҗә ясалачак.

Матур, чиста-пөхтә яшәү үзеңә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә күңелле. Йорт-җиреңне, оешма-учреждение тирәсен тәртиптә тоту, бакчаңа чәчәкләр утыртып үстерү әллә ни авыр хезмәт тә түгел. Ә бу күңелгә күпме шатлык бирә, тормышны ямьләндерә. Әнә шуны күздә тотып, районда һәр җәйдә иң матур йорт һәм оешма-учреждение бинасына, иң төзек һәм чиста авылга бәйге үткәрелә. Хәзер бу бәйгегә ай саен нәтиҗә ясалачак. Озакламый июль аенда кайсы йорт һәм нинди хезмәт коллективының җиңүче булуын белербез. Әйдәгез, беребез дә бу бәйгедән читтә калмыйк, чәчәкләргә күмелеп яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев