Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ике буа төзекләндерелде

Аның берсе Апак, икенчесе элеккеге Батаган авылы янында урнашкан. Буаларны "Әлки ПМК-Мелиорация" җәмгыяте ремонтлады. Батаган буасында зур күләмле эш башкарылган. Аның суы 60 сантиметрга күтәреләчәк. Буаның коесы яңадан җыела, җир полотносы 1 метрга күтәрелә. Алга таба буага су белән эшли торган электр генераторы куярга мөмкин булачак. Бу зур сулык урманнарны...

Аның берсе Апак, икенчесе элеккеге Батаган авылы янында урнашкан. Буаларны "Әлки ПМК-Мелиорация" җәмгыяте ремонтлады.

Батаган буасында зур күләмле эш башкарылган. Аның суы 60 сантиметрга күтәреләчәк. Буаның коесы яңадан җыела, җир полотносы 1 метрга күтәрелә. Алга таба буага су белән эшли торган электр генераторы куярга мөмкин булачак. Бу зур сулык урманнарны янгыннан саклау өчен дә бик кирәк иде.

Буаларны куллануга тапшыру тантанасында "Татмелиорация" траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков та катнашты. Безнең "ПМК-Мелиорация" күрше Спас районында да өч буаны төзекләндереп файдалануга тапшырды. Мелиораторлар тиздән Яңа Чишмәдә зур-зур ике буа төзүгә керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев