Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ике чаңгы шуу базасы төзелә

Район үзәгенең Афанасьев урамы башында бу кышта ук чаңгы базасы эшли башларга мөмкин. Биредә чаңгы шуу базасы булдыру буенча ныклап торып эш алып барыла. Чаңгы юлы буйлап яктырткычлар өчен баганалар куелды, агачлар утыртылды. Инде киләсе елда республика программасы нигезендә монда ирләр һәм хатын-кызлар өчен җылытылган аерым киенү-чишенү бүлмәләре, 200 пар...

Район үзәгенең Афанасьев урамы башында бу кышта ук чаңгы базасы эшли башларга мөмкин.

Биредә чаңгы шуу базасы булдыру буенча ныклап торып эш алып барыла. Чаңгы юлы буйлап яктырткычлар өчен баганалар куелды, агачлар утыртылды. Инде киләсе елда республика программасы нигезендә монда ирләр һәм хатын-кызлар өчен җылытылган аерым киенү-чишенү бүлмәләре, 200 пар чаңгыны прокатка бирү пункты булдырылачак. Чаңгы юлы салу өчен кар машинасы (снегоход) алу да күздә тотыла.

Тагын бер чаңгы шуу базасы Иске Әнҗерә авылында булдырылачак. Анысын якташыбыз, "Татэнерго" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов булышлыгы белән төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев