Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иммунлаштыру атнасы үткәрелә

Россиядә, шул исәптән безнең республикада да 24-30 апрель көннәрендә иммунлаштыру атнасы үткәреләчәк. Бу чараны бөтен Европа уздыра. Кызганычка каршы, халыклар миграциясе дәрәҗәсенең гаять югары булуы куркыныч йогышлы авырулар таралуга китерә. Шуңа күрә дөньяда эпидемиологик хәл катлаулы булып кала. Йогышлы авырулардан иң нәтиҗәле саклану чарасы - привика ясату. Соңгы елларда ата-аналар...

Россиядә, шул исәптән безнең республикада да 24-30 апрель көннәрендә иммунлаштыру атнасы үткәреләчәк.

Бу чараны бөтен Европа уздыра. Кызганычка каршы, халыклар миграциясе дәрәҗәсенең гаять югары булуы куркыныч йогышлы авырулар таралуга китерә. Шуңа күрә дөньяда эпидемиологик хәл катлаулы булып кала. Йогышлы авырулардан иң нәтиҗәле саклану чарасы - привика ясату. Соңгы елларда ата-аналар арасында балаларына привика ясатудан баш тартучылар саны артып киткән. Болай эшләп, ата-аналар бик мөһим нәрсәне аңламый: привика ясатмаучылар саны билгеле бер дәрәҗәдән уздымы, шунда ук эпидемия башлана. Шуның өстенә балалар сәламәтлеге өчен ата-аналар җаваплы икәнлекне онытырга ярамый. РФ Гаилә кодексы буенча балаларына прививка ясатудан баш тарткан ата-аналар сабыйларының сәламәтлегенә һәм гомеренә каршы алдан уйлап җинаять кылалар дип санала. "Һәр бала милли календарь белән билгеләнгән привикаларны үзвакытында алып, йогышлы авырулардан сакланган булырга тиеш", ди район хастаханәсе педиатры Айрат Сәфәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев