Әлки районында “Инициатива” отряды акция үткәрә
1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көнендә Чуаш Борнае мәктәбенең "Инициатива" отряды район үзәгенә килеп акция үткәрде. Бу отряд мәктәптә күптән бар инде. Укучылар "Самостоятельные дети" ("Мөстәкыйль балалар") наркотикларга каршы республика проектында актив катнашалар. 1 декабрьдә отряд әгъзалары, төркемнәргә бүленеп, төрле оешма-учреждениеләргә керделәр, урамда кешеләр белән сөйләштеләр. Алар СПИДның...
1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көнендә Чуаш Борнае мәктәбенең "Инициатива" отряды район үзәгенә килеп акция үткәрде.
Бу отряд мәктәптә күптән бар инде. Укучылар "Самостоятельные дети" ("Мөстәкыйль балалар") наркотикларга каршы республика проектында актив катнашалар. 1 декабрьдә отряд әгъзалары, төркемнәргә бүленеп, төрле оешма-учреждениеләргә керделәр, урамда кешеләр белән сөйләштеләр. Алар СПИДның нинди куркыныч икәнен аңлатып, буклетлар һәм кызыл тасмалар тараттылар, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев