Әлки районында җитештерелгән продукция бөтенроссия күргәзмәсендә катнашты
26 июльдә Мари Эл республикасының Шелангер бистәсендә Бөтенроссия агросәнәгать комплексы советы киңәшмәсе узды. Аны "Звенигов" комплексы базасында үткәрделәр. Бу комплексның җитәкчесе "Хузангай" җәмгыяте инвесторы Иван Казанков икәнен әлкилеләр белә. Семинарда Россиянең 52 төбәгеннән килгән вәкилләр катнашкан. Татарстан делегациясен республика Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләде. Семинарга район башлыгы Александр Никошин да чакырулы...
26 июльдә Мари Эл республикасының Шелангер бистәсендә Бөтенроссия агросәнәгать комплексы советы киңәшмәсе узды.
Аны "Звенигов" комплексы базасында үткәрделәр. Бу комплексның җитәкчесе "Хузангай" җәмгыяте инвесторы Иван Казанков икәнен әлкилеләр белә.
Семинарда Россиянең 52 төбәгеннән килгән вәкилләр катнашкан. Татарстан делегациясен республика Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләде. Семинарга район башлыгы Александр Никошин да чакырулы иде.
Семинарда катнашучылар иң элек "Звениговский" ит комбинатының эше, аның техник базасы белән таныштылар. Зур залда комбинатта җитештерелгән продукция күргәзмәсе эшләде. Шул күргәзмәдә безнең "Хузангай" җәмгыяте продукциясенә дә урын бирелгән иде. Хузангайлыларның тәкъдим ителгән сыек май, ярма һәм башка шундый товарлары семинарда катнашучыларда кызыксыну уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев