Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Кар машинасы-2016” операциясе башланды

9 декабрьдә районда "Кар машинасы-2016" операциясе башланды. Ул декабрь азагынача дәвам итәчәк. Операция барышында әлеге мототехниканы теркәлмәгән, техник карау үткәрелмәгән хәлдә файдалану, аның белән махсус тракторчы-машинист таныклыгы булмаган кешеләрнең идарә итүе, шулай ук исерек хәлдә идарә итү кебек фактларны ачыклауны максат итеп куялар. "Гостехнадзор"ның Әлки районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы...

9 декабрьдә районда "Кар машинасы-2016" операциясе башланды.

Ул декабрь азагынача дәвам итәчәк.

Операция барышында әлеге мототехниканы теркәлмәгән, техник карау үткәрелмәгән хәлдә файдалану, аның белән махсус тракторчы-машинист таныклыгы булмаган кешеләрнең идарә итүе, шулай ук исерек хәлдә идарә итү кебек фактларны ачыклауны максат итеп куялар.

"Гостехнадзор"ның Әлки районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илгиз Вәлиев әйтүенчә, бүген районда 12 кар машинасы (снегоход) теркәлгән. Әмма теркәлмәгән мототехниканы эксплуатацияләү фактлары да ачыкланып тора, ди ул. Декабрь-март айлары - кар машиналары иң күп файдаланыла торган чор. Әлеге мототехника чараларын актив ял өчен куллану кешеләр тормышы һәм сәламәтлегенә еш кына куркыныч тудыра. Кар машиналары белән бәйле, кешеләр үлеменә һәм имгәнүенә китергән фаҗигаләр ел саен булып тора. Шуңа күрә "Кар машинасы" операциясенең төп бурычы - әлеге техниканы файдаланганда хәвефсезлек техникасы таләпләренең, юл хәрәкәте кагыйдәләренең төгәл үтәлүе, кар машинасы белән бәйле аварияләрне булдырмау, кешеләрнең имгәнүенә юл куймау.

Кар машиналары һәм бүтән шундый моточаралар белән 16 яшькә җиткән, "Гостехнадзор" органнары биргән АI ачык категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булган кешеләр генә идарә итә ала. Теркәлү турындагы таныклыгы, техник күзәтү үтү турында таныклыгы, дәүләт теркәве билгесе булмаган кар машиналарын файдалану тыела.

Теркәлү, тракторчы-машинист таныклыгы алу яисә аны алыштыру, техник карау үткәрү мәсьәләләре белән "Гостехнадзор"ның Базарлы Матактагы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар сишәмбе, җомга көннәрендә кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев