Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында көчле җил торак йортларны һәм фермаларны түбәсез калдырган. ФОТО

Арча, Әлки, Минзәлә районнарында табигать бәла-казасы нәтиҗәләрен бетерәләр


3-4 августта булган табигать бәла-казасы Татарстанның кайбер торак пунктлары биналарына зыян салган.

Арча районы Якты Көн авылында 6 йорт түбәсез калган, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Әлки районының Үргәгар торак пунктында ферманың бер корпусының 144 кв метрга якын түбәсе (гомуми мәйданы 2 мең кв.м) куптарылып ташланган.

Ведомство мәгълүматлары буенча Базарлы Матак авылында сарай һәм шәхси йорт чормасының бер өлеше түбәсез калган. Шулай ук көчле җил шәхси хуҗалыкларга зыян китергән, электр линияләрен өзгән, шул сәбәпле торак пунктлар утсыз калган.

4 августта 14.00 сәгатьтә Минзәлә районының Яңа Мәлкән торак пунктында яшен һәм көчле җил шәхси ферма бинасы түбәсен куптарган.

Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә министрлык. Гарасат нәтиҗәләрен бетерү белән муниципаль берәмлекләрнең гадәттән тыш вазгыять буенча комиссияләре мәшгуль.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/08/04/123931/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев