Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Корбан бәйрәмен һәм сайлауны хәвеф-хәтәрсез үткәрү чараларын күрәләр

Террорга каршы район комиссиясенең бүген булган утырышында якынлашып килүче Корбан бәйрәмен һәм 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны имин үткәрү хакында сүз барды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Анда район прокуроры Руслан Гыйзәтов, авыл җирлекләре башлыклары һәм кайбер оешмалар җитәкчеләре катнашты. Россия Эчке эшләр министрлыгының...

Террорга каршы район комиссиясенең бүген булган утырышында якынлашып килүче Корбан бәйрәмен һәм 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны имин үткәрү хакында сүз барды.

Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Анда район прокуроры Руслан Гыйзәтов, авыл җирлекләре башлыклары һәм кайбер оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев әйтүенчә, Корбан бәйрәме көнне авыл мәчетләрендә полиция хезмәткәрләре кизү торачак. Урыннарда җаваплы кешеләрдән торган ирекле халык дружиначылары да эшләргә тиеш, ди ул. Мәчетләргә үзен шикле тотучы таныш булмаган кешеләр килмәгәнме, ят автомобильләр туктамаганмы - моңа һәркемнең игътибарлы булуы сорала.

Сайлау көнне дә полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Район янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Дмитрий Романов дини бәйрәм һәм сайлау көннәрендә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булу зарурлыгын искәртте.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Олеся Локтева мәгариф учреждениеләрендә саклану чараларын булдыру җәһәтеннән башкарасы эшләр хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев