Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында коррупция турында халык фикерен өйрәнәләр

Районның рәсми сайтында он-лайн режимда коррупция турында сораштыру үткәрелә. Әлеге чара "Әлки муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру" программасы кысаларында оештырыла. Районда коррупциягә каршы эшне тиешле дәрәҗәдә алып бару өчен әлеге мәсьәләдә халык фикерен белү бик мөһим. Бу муниципаль органнарга ришвәтчелеккә каршы юнәлдерелгән эшләрен җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып башкарырга...

Районның рәсми сайтында он-лайн режимда коррупция турында сораштыру үткәрелә.

Әлеге чара "Әлки муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру" программасы кысаларында оештырыла. Районда коррупциягә каршы эшне тиешле дәрәҗәдә алып бару өчен әлеге мәсьәләдә халык фикерен белү бик мөһим. Бу муниципаль органнарга ришвәтчелеккә каршы юнәлдерелгән эшләрен җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү район сайтының (alkeevskiy.tatarstan.ru) "Коррупциягә каршы тору" бүлегендә алып барыла. Анкета аноним. Алынган мәгълүматлар гомумиләштерелгән төстә генә файдаланылачак.

Районның һәр кешесе, теләсә нинди посттагы чиновникларның ришвәтчелеге, хезмәт урыныннан усалларча файдалануы, коррупция фактлары хакында ишетсә, күрсә, белсә, менә бу ышаныч телефоннарына хәбәр итә ала:

8(84346) 2-12-25 - муниципаль район советы,

8(84346) 2-01-02 - Россия Эчке эшләр министрлыгының (МВД) Әлки районы бүлекчәсе,

8(84346) 2-07-39 - район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев