Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында күп фатирлы йортларда газдан хәвефсез файдалану таләпләренең үтәлешен тикшерделәр

Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре газ җиһазларының төзеклеген тикшерүгә юнәлтелгән рейдлар үткәрделәр. Тикшерүләр дәүләт торак күзәтчелеге, газ хезмәтләре белән берлектә оештырылды. Белгечләр күп фатирлы йортларны йөреп чыктылар, шулай ук социаль тармак объектларында булдылар. Рейдларда газ җиһазларының, төтен юллыкларының, вентиляция каналларының төзеклеге күзәтү астына алынды. Кешеләрнең газ приборларын файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен...

Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре газ җиһазларының төзеклеген тикшерүгә юнәлтелгән рейдлар үткәрделәр.

Тикшерүләр дәүләт торак күзәтчелеге, газ хезмәтләре белән берлектә оештырылды. Белгечләр күп фатирлы йортларны йөреп чыктылар, шулай ук социаль тармак объектларында булдылар. Рейдларда газ җиһазларының, төтен юллыкларының, вентиляция каналларының төзеклеге күзәтү астына алынды. Кешеләрнең газ приборларын файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен ничек үтәвенә аерым игътибар бирелде.

Әлеге рейдлар күптән түгел Рязань, Иваново өлкәләрендә торак йортларда газ шартлау белән бәйле фаҗигале очраклар уңаеннан, шулай ук Россия Президенты кушуы буенча үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев