Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кыр җыеннары үтте

19-20 майда район мәктәпләренең өлкән сыйныфларында, Базарлы Матак һөнәр училищесында укучы егетләр өчен хәрби өйрәнүләр (кыр җыеннары) үткәрелде. Аларны район хәрби комиссариаты мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре, спорт бүлеге белән берлектә оештырды. Беренче көнне егетләр полигонда ату, Калашников автоматын сүтеп җыю, каршылыклар полосасын узу ярышларында катнаштылар. Ә икенче көнне "Яшь...

19-20 майда район мәктәпләренең өлкән сыйныфларында, Базарлы Матак һөнәр училищесында укучы егетләр өчен хәрби өйрәнүләр (кыр җыеннары) үткәрелде.

Аларны район хәрби комиссариаты мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре, спорт бүлеге белән берлектә оештырды. Беренче көнне егетләр полигонда ату, Калашников автоматын сүтеп җыю, каршылыклар полосасын узу ярышларында катнаштылар. Ә икенче көнне "Яшь имәннәр" лагере янында тактика, уставлар, беренче медицина ярдәме күрсәтү, күпләп юкка чыгару коралыннан саклану буенча күнегүләр үткәрелде. Егетләр автомат магазинына патрон тутырып, һава мылтыгыннан атып, осталыкларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев