Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында малларны туберкулездан саклауга багышланган семинар-киңәшмә булды

"Хузангай" ҖЧҖ базасында дүрт район катнашында әнә шул темага семинар-киңәшмә булып үтте. Мөгезле эре терлекләрдә туберкулез чирен ачыклау һәм бу мәкерле авыруга каршы көрәшү мәсьәләләренә багышланган семинарда Әлки, Нурлат, Алексеевск, Спас районнары ветеринария белгечләре катнашты. Казаннан килгән ветеринария галимнәре хайваннарда туберкулезны диагностикалау ысуллары турында сөйләделәр, малларга вакцина ясау, анализ алу...

"Хузангай" ҖЧҖ базасында дүрт район катнашында әнә шул темага семинар-киңәшмә булып үтте.

Мөгезле эре терлекләрдә туберкулез чирен ачыклау һәм бу мәкерле авыруга каршы көрәшү мәсьәләләренә багышланган семинарда Әлки, Нурлат, Алексеевск, Спас районнары ветеринария белгечләре катнашты. Казаннан килгән ветеринария галимнәре хайваннарда туберкулезны диагностикалау ысуллары турында сөйләделәр, малларга вакцина ясау, анализ алу нечкәлекләрен аңлаттылар. Районнарның ветеринария белгечләре терлекләрдә туберкулезны булдырмау, әлеге авыруны йоктырган сыерларны дәвалау буенча гаять файдалы киңәш-мәгълүматлар алдылар. Соңрак кунаклар "Хузангай"дагы сугым цехы, ярмалар, көнбагыш мае, он җитештерү, икмәк пешерү цехлары белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев