Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Минһаҗевлар гаиләсе картлар йортында тәрбияләнүчеләрне каен, җир җиләкләре белән сыйлаган

Югары Әлки авылында яшәүче Минһаҗевлар өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне җиләк белән сыйлаганнар. Авыл клубы мөдире Фәния Минһаҗева, балаларны җир җиләгенә алып барып, "Җиләкле болын тәме - безнең өйләрдә" дигән үзенчәлекле бәйрәм оештырган. Балалар ярыша-ярыша җиләк җыеп, савытларын тутырып кайтканнар. Шул ук көнне Фәния әнисе Гөлнәфис ханым һәм башка туганнары...

Югары Әлки авылында яшәүче Минһаҗевлар өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне җиләк белән сыйлаганнар.

Авыл клубы мөдире Фәния Минһаҗева, балаларны җир җиләгенә алып барып, "Җиләкле болын тәме - безнең өйләрдә" дигән үзенчәлекле бәйрәм оештырган. Балалар ярыша-ярыша җиләк җыеп, савытларын тутырып кайтканнар. Шул ук көнне Фәния әнисе Гөлнәфис ханым һәм башка туганнары белән күчтәнәчләр төяп Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына барганнар. Өлкәннәрне каен һәм җир җиләге, җиләк кайнатмасы, бүтән тәм-томнар белән сыйлаганнар. Шулай ук җәй өчен кием-салым бүләк итеп сөендергәннәр. Тиздән Фәния өлкәннәр соравы буенча авыл үзешчәннәре белән интернатта концерт куярга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев