Әлки районында мәктәп балалары эшләгән әйберләрне сату буенча үткәрелгән аукционда җыелган 13570 сум акча хәйрия максатларында тотылачак
Бүген район мәдәният йортында мәктәп балалары кулы белән эшләнгән әйберләрне сату буенча аукцион үткәрелде. Аукционда район оешма-учреждениеләре, предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Балалар ясаган әйберләрдән, нәрсә булуына карамастан, үзенә бер җылылык бөркелә. Шуңа да акционга куелган товарларның күпчелеге беренче бәядән ике-өч мәртәбә кыйммәтрәккә сатылды. Төрле картиналар, аш-су бүлмәсе өчен...
Бүген район мәдәният йортында мәктәп балалары кулы белән эшләнгән әйберләрне сату буенча аукцион үткәрелде.
Аукционда район оешма-учреждениеләре, предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Балалар ясаган әйберләрдән, нәрсә булуына карамастан, үзенә бер җылылык бөркелә. Шуңа да акционга куелган товарларның күпчелеге беренче бәядән ике-өч мәртәбә кыйммәтрәккә сатылды. Төрле картиналар, аш-су бүлмәсе өчен уклау, такта кебек җайланмалар, йон оекбашлар, бияләйләр һәм башка шундый әйберләргә сорау зур булды. Район башлыгы Александр Никошин үзе дә берничә эшләнмәне югары бәядән сатып алып, башкаларга үрнәк күрсәтте.
Аукционда 13570 сум акча җыелды. Ул хәйрия максатларында тотылачак. Мондый аукционнарны квартал саен үткәрергә дигән тәкъдим дә әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев