Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында җәнлекләрне кышкы исәпкә алу барышында барлыгы 800 чакрымга сузылган 81 маршрутны узу күздә тотыла

Районда ау рөхсәт ителгән кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алуга әзерлек бара. Санау эшләре 2017 елның 1 гыйнварыннан 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, җәнлекләрне исәпкә алу барышында барлыгы 800 чакрымга сузылган 81 маршрутны узу күздә тотыла. Һәр...

Районда ау рөхсәт ителгән кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алуга әзерлек бара.

Санау эшләре 2017 елның 1 гыйнварыннан 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, җәнлекләрне исәпкә алу барышында барлыгы 800 чакрымга сузылган 81 маршрутны узу күздә тотыла. Һәр елдагыча, бу эшне Андрей Ерусланов җитәкчелегендә егерьлар, идарәнең штаттан тыш хезмәткәрләре, актив аучылар башкарачак.

Җәнлекләр исәпкә алынасы маршрутта алдагы көнне барлык эзләрне бетереп чыгалар. Ә икенче көнне шунда салынган эзләрне саныйлар. Безнең урман-кырларда нигездә куяннар, төлкеләр, кабан дуңгызлары, пошилар, кыр кәҗәләре яши, ә бүреләр бик аз икән. Җәнлекләрне генә түгел, кыр тавыгы, көртлек, урман тавывыгы кебек киек кошларны да исәпкә алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев