Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында оешма-предприятиеләр һәм эшмәкәрләрнең салым буенча бурычлары 10,7 миллион сум тәшкил итә.

Районда оешма-предприятиеләр һәм эшмәкәрләрнең салым буенча бурычлары 10,7 миллион сум тәшкил итә. Ел башында әлеге әҗәтләр азрак - 6,3 миллион сум булган. Бер караганда, салым бурычлары арткан. Әмма бюджетка керемнәр буенча ведомствоара район комиссиясенең чираттагы утырышында бурычлар үсүнең башка сәбәпләре дә ачыкланды. Әйтик, "Хузангай" җәмгыятенең берничә миллион сум бурычы күренә....

Районда оешма-предприятиеләр һәм эшмәкәрләрнең салым буенча бурычлары 10,7 миллион сум тәшкил итә.

Ел башында әлеге әҗәтләр азрак - 6,3 миллион сум булган.

Бер караганда, салым бурычлары арткан. Әмма бюджетка керемнәр буенча ведомствоара район комиссиясенең чираттагы утырышында бурычлар үсүнең башка сәбәпләре дә ачыкланды. Әйтик, "Хузангай" җәмгыятенең берничә миллион сум бурычы күренә. Чынлыкта әлеге җәмгыять салымнарны вакытында түләп барырга тырыша. Ә әҗәт бухгалтерия отчетлары бирүдәге төгәлсезлек аркасында килеп чыккан. Комиссия әгъзалары җәмгыять бухгалтериясенә мондый җитешсезлекне тиз арада төзәтү бурычын куйды.

Комиссия утырышында кайбер оешма-предприятиеләргә үз бурычларын танырга туры килде. Алардан салымнарны каплау графиклары кабул ителде.

Кайбер эшмәкәрләрнең дә салымнар түләү буенча зур булмаган бурычлары бар. Аларга да якын арада әлеге әҗәтләреннән котылырга кирәк булачак. Югыйсә бурычлар суд аша алынырга мөмкин. Ә менә Түбән Әлки җирлегендә теркәлгән, бүген Казанда яшәүче Р.М.Сафинның транспорт салымы буенча җыелган бурычын (53428,17 сум) автомобилен алу (арест) юлы белән капларга булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев